Татарстанның Арча районында Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән һәм Арча үзәк район хастаханәсеннән норовирустан зыян күрүче барлык кешеләрне чыгардылар.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 11 февралендә укучыларның һәм өлкәннәрнең массакүләм агулануы турында хәбәр ителде.
«РКЙАХ» ДАССУда зыян күрүчеләрне хастаханәгә салу өчен өстәмә ятаклар куелды, дәвалау-диагностикалау чараларының комплексы үткәрелде, төркемләп авыруның этиологик шифрын ачу өчен клиник материал алынды. Авыруның сәбәбе норовирус йогышы булды.