Май ял һәм бәйрәм көннәрендә Татарстан медицина учреждениеләренең эше турында

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

1 майдан 11 майга кадәр стационарлар һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәк.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары, яшәү урынына карамастан, барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк.

Гинекология стационарлары тәүлек буе эшли.

Өлкәннәр өчен поликлиникалар: 1, 2, 3, 9, 10, 11 майда 8.00 дән 17.00 гә кадәр.

Поликлиникалар һәм хастаханәләрнең поликлиника бүлекләре составында хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшләячәк.

Республика буенча балалар өчен поликлиникалар: 1, 2, 3, 9, 10, 11 майда 8.00 дән 15.00 гә кадәр.

Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә балалар поликлиникалары:

1,3, 9, 10 майда 8.00 дән 15.00 гә кадәр; 2 һәм 11 майда 8.00 дән 17.00 гә кадәр.

Өлкәннәр стоматология поликлиникалары эше:

1, 3, 9, 10, 11 май, 9.00 дән 15.00 гә кадәр. 2 майда 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Татарстан буенча балалар стоматология поликлиникаларының эше:

1, 3, 9, 10, 11 майда 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, 2 майда 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Казанның дежур балалар стоматология поликлиникалары:

3, 10 май, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (график буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International