Онкологлар алма зурлыгындагы шешне кечкенә генә тишек аша алганнар

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

ТР ССМ профессор М.З. Сигал ис. РКОДында эре простата аденомасы белән пациент мөрәҗәгать итә. Шешнең күләме 120 куб сантиметрдан артып китә. Мондый күләм гаять зур санала һәм катлауланулар куркынычын шактый арттыра.

Хәлне авыр авырулар катлауландырды. Пациентның анамнезында — инфаркт, инсульт, механик аорта клапаны һәм кан тамырларының системалы атеросклерозы. Пациент даими рәвештә антикоагулянтлар кабул иткән, шуңа күрә  терапияне гамәлдән чыгарганда операция вакытында кан китү һәм тромбоз куркынычы югары булган.

Бу очрак бер генә табибны түгел, ә тулы бер OncoCardio Team — рентгенэндоваскуляр хирурглар, онкологлар һәм кардиоонкологлар командасын таләп итте. Мультидисциплинар консилиумда белгечләр аз инвазивлы эндоваскуляр тыкшыну файдасына карар кабул иттеләр.

Пациентка зур күләмдәге аденомада кан агымын туктатып, простатита артерияләрен эмболизацияләүне башкарганнар. Операцияне җирле анестезия астында бот артериясен зур булмаган тишү аша үткәргәннәр.

Нәкъ менә төрле профильләр белгечләренең уртак эше катлаулану куркынычы югары булган пациент өчен куркынычсыз дәвалау тактикасын сайларга һәм тормыш өчен мөһим терапияне гамәлдән чыгармыйча тыкшыну үткәрергә мөмкинлек бирде. Кисүсез, гомуми наркозсыз һәм озак вакыт тернәкләнүдән башка пациент тыкшынудан соң палатага кайта һәм табиблар күзәтүе астында тернәкләнүен дәвам итә.

Пациент үзен яхшы хис итә һәм чыгарылырга әзерләнә.


Белгечләр командасы:

- рентгенэндоваскуляр хирург, диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге мөдире Булат Марс улы Шәрәфетдинов;

- рентгенэндоваскуляр хирург Ринат Нияс улы Хәсәнов;

- табиб-онколог, 10 нчы онкология бүлеге мөдире Наил Абүлкәрәм улы Вәлиев;

 кардиоонколог, терапия бүлеге мөдире Луиза Мөнир кызы Гапар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International