Түбән Каманың спорт мәктәпләре тренерлары «Ирләр сәламәтлеге» акциясендә катнаштылар

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың спорт мәктәпләрендә «Ирләр сәламәтлеге» акциясе узды. Оешмалар тренерлары скрининглы тикшерүләрне, аерым алганда электрокардиографияне, мәни һәм сидек куыгы УТТен, кан тамырлары хирургының карап тикшерүен, биохимик кан анализын, ә 45 яшьтән өлкәнрәк ир кешеләр өчен ПСА дәрәҗәсенә тикшерүне дә уздылар. Тикшерүләрдән тыш, ТКҮРКХ баш табиб урынбасары Йөзем Хәмидуллина һәм ТКҮРКХ кан тамырлары хирургы Руслан Шакиров йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы турында сөйләделәр. Катнашучылар сораулар бирделәр һәм белгечләр киңәшләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International