Районда халыкның үлем санын киметүгә һәм демографик хәлне яхшыртуга багышланган киңәшмә Актаныш районында узды. Анда Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фаттахов, Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Хаев, шулай ук авыл бистәләренең башлыклары, медицина хезмәткәрләре катнаштылар.