ТКҮРКПХ хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ хезмәттәшләренә булыштылар

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бөек постның соңгы атнасы дәвам итә. Бу көннәрдә дингә ышанучылар игелекле эшләр кылалар. Хастаханә хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә эләккән хезмәттәшләре өчен акчалар җыйдылар. Кызганычка каршы, ТКҮРКПХдә шундыйлар 6 кеше булып чыкты, гомумән алганда бу урта һәм кече персонал. Бүген баш шәфкать туташларының киңәшмәсендә аларга сәүдә үзәкләренең берсендә азык-төлек алу өчен бүләк сертификатлары тапшырдылар. ТКҮРКПХ баш шәфкать туташы Евгения Юдина барсына да алга таба игелеклелек һәм бер-берсенә карата мәрхәмәтлерәк һәм шәфкатьлерәк  булырга теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International