Татарстан Россия һәм Европа илләренә элеккеге наркотикка бәйле кешеләрне адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру моделен тәкъдим итте. Бүген «Бәйле кешеләрне яңадан социальләштерү һәм яңадан хезмәт интеграцияләү. Наркологик бозылуларны дәвалауның көнүзәк алымнары» фәнни-гамәли конференциясендә Татарстанның Яңадан социальләштерү фонды вәкилләре һәм ТР Республика наркология диспансеры хезмәткәрләре бергә эшләнгән проектны тәкъдим иттеләр.