Әлмәттә Донорлы балигъ булу көне узды

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә Донорлы балигъ булу көне узды. Акция яшь гражданнарны донорлар рәтенә тартуга ниятләнгән. Бу көнне 72 студент кан тапшырырга килде, шуның белән кан мохтаҗ булучыларга ярдәм иттеләр. Күп кенә егетләр һәм кызлар өчен бу беренче өлкән һәм мөстәкыйль эшләнгән эш булды, ә кайбер укучылар инде донорлык хәрәкәтенә кушылды – Әлмәт икътисад, идарә  итү һәм хокук институты студенты Антон Клочков инде 40нчы тапкыр кан тапшырды. Аның абыйсы Никита да аны хуплады, ул сигезенче тапкыр кан банкын тулыландырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International