11 апрельдә 10.00дә Кабан күле янында бөтен теләүче кешеләр өчен сәламәтләндерү һәм скандинавия йөреше буенча түләүсез дәресләр узачаклар. Мастер-класс башланыр алдыннан килгәннәргә пульсны, кан басымын үлчиләр, ЭКГ эшлиләр. Мәктәп программасында – Кабан күле буенча ДФК инструкторы белән 3 км сузылган сәламәтләндерү йөреше. Шуннан соң табиб йөкләнешкә кадәр һәм аннан соң булган йөрәк-кан тамырлары системасы эшенең күрсәткечләрен тикшерәчәк.