Республика медицина профилактикасы үзәге имезеп үстерүгә багышланган конкурсның җиңүчеләрен котлады

2018 елның 22 июне, җомга

Ел саен татарстан радиостанцияләре белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәге туганнан башлап бер яшькә кадәр балаларны имезеп үстерүче яшь әниләр арасында конкурс үткәрә. Әлеге конкурсларны үткәрүнең төп максаты булып, баланың тулы үсеше һәм  киләчәктә аның сәламәтлеген саклау өчен имезеп үстерүнең файдасы турында булачак әниләргә хәбәр итү тора. «Болгар радиосы» радиостанциясенең эфирында конкурсның катнашучылары «Имезеп үстерү турында нәрсә мин беләм?» викторинасының сорауларына җавап бирделәр. Радиоконкурс җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү Республика медицина профилактикасы үзәгендә узды. Дөрес җаваплар бирүчеләрнең беренчеләреннән булып Кайбыч районыннан Гөлназ Галиаскарова һәм Казаннан Розалия Гисматуллина булдылар. Баш табиб Римма Садыйкова җиңүчеләрне котлады һәм аларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International