Зәй үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Өлкән халыкның билгеле группаларын диспансерлаштыруның онкологик компонентын оештыру буенча Зәй муниципаль районы сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе» дигән районара киңәшмә-семинар узды. Чарада КДМА ректоры, м. ф. д., профессор Р. Ш. Хәсәнов, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы И. Р. Һидиятов, Зәй ҮРХ баш табибы Р.Р. Амеров катнаштылар. РКОДның оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары К. Т. Шакиров онкологик ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм Зәй районында онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү турында доклад белән чыгыш ясады. Әлмәт шәһәрендә Республика клиник онкология диспансеры филиалының баш табибы С. А. Карамаликов Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш регионы районнарының онкологик хезмәтен алып бару турында отчет тәкъдим итте. Өлкән халыкның билгеле группаларын диспансерлаштыруның онкологик компонентын оештыру буенча ТР Зәй муниципаль районы сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе белән халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табиб урынбасары В. В. Усманов уртаклашты.