Бүген бөтен дөнья буенча Яшьләр көне билгеләп үтелә. Милли бәйрәм үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен әле башлап кына җибәрүче яшь белгечләр турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Республика клиник Перинаталь үзәгенең яңа корпусы ачылу сәбәпле, Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан медицина көллияте белән берлектә хәзерләнгән тулы бер төркем яшь белгечләр клиникага эшләргә килделәр.