16 февраль көнне хокук саклау органнары вәкилләре һәм суд катнашуында «Суд-медицина экспертизалары сыйфатын арттыру юллары» темасына ТР суд-медицина экспертлары һәм криминалистларының 46 нчы гамәли конференциясе үтте.
Конференциядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, хәзерге заман шартларында, илдә икътисади һәм сәяси ситуациянең дестабилизациясе, һәм, шуңа карап, җинаять эшләренең начараюы күзәтелергә мөмкин. Җинаятьчелек үсеше эшсезлеклек үсеше белән пропорциональ бәйлелектә тора, һәм бу экспертиза тикшеренүләренең күләмендә чагылачак. Шулай итеп, икътисади кризис шартларында, суд-медицина хезмәтенең әһәмиятлелеге, гражданиннарның тормышларына һәм саулыкларына каршы кылынган җинаятьләрне ачып салуда мөһим буын буларак, үсәчәк кенә.
Конференция барышында Татарстан Республикасы суд-медицина хезмәте үсешенең төп юнәлешләре, шулай ук алда торган эшлисе эшләргә кагылышлы булган берничә мөһим аспект турында һәрьяклап сөйләшенде.
Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа боерыклары гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, күп кенә чыгыш ясаулар кеше саулыгына китерелгән зарар авырлыгының дәрәҗәсен билгеләү тәртибен җайга салучы норматив-хокукый документлар куллануга багышлынган иде.
Дөньякүләм икътисади кризис безне икътисади ресурсларга саклык белән карарга өйрәтте, ләкин сәламәтлек саклауны үстерү элеккечә беренче юнәлешләрдән булып кала. ТР хөкүмәте һәм президент Р.Н. Миңнеханов үзе сәламәтлек саклау оешмаларына даими булышлык күрсәтә. Төп игътибар Республикада югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне үстерүгә бирелә, «ТР сәламәтлек саклауны камилләштерү программасын» тормышка ашыру дәвам итә.
2013 елда булачак Универсиадага, 2018 елдагы футбол буенча дөнья Чемпионатына хәзерлек бик тиз бара, һәм сәламәтлек саклау оешмаларының, шул рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика суд-медицина экспертизалар бюросының иминлек һәм оператив әзерлеккә багышланган сораулары беренче планга чыга. Җитмәсә, күпләп кеше үлү китереп чыгаручы гадәттән тыш хәлләр (табигый афәтләр, техноген һәлакәтләр, террористик чыгышлар) нәтиҗәләрен бетерүдә суд медикларының роле бик зур.
«Болгар» теплоходының һәлакәткә дучар булуы белән бәйле 2011 елның трагедияле июль көннәрен искә төшерик. 122 кеше һәлак булды, 79ы исән калды. Эш Республика суд-медицина экспертизалар бюросында тәүлек буена сузылган режимда 16 көн дәвамында алып барылды. Барлык экспертизалар иң кыска вакытларда югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылды.
Республика суд-медицина экспертизасының эшчәнлеге гадел хөкемнең максатларына һәм бурычларына хезмәт итеп кенә калмый, ул бөтен көч белән сәламәтлек саклау әгъзаларына халыкны дәвалау сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәргә, профилактик чаралар үткәрергә вазифалы. Моның өчен потенциал бар. Югары квалификацияле кадрлар составы бар. Экспертизалар югары сыйфат дәрәҗәсендә, вакыт кысаларын истә тотып эшләнә. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый үсеш министрлыгында Россия Федерациясе дәүләт суд-медицина эксперт эшчәнлеген үстерү проекты эшләнә. Россия суд-медицина эксперт эшчәнлеге структурасын үзгәртеп ясау концепциясе тәкъдим ителде.
2011 елда дәүләт биреме Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 69127 эксперт тикшеренүләр күләмендә билгеләнгән иде.
Мәетләргә суд-медицина экспертизалары 11746
Суд-гистология экспертизалары 6503
Суд-биология экспертизалары 2532
Генетик экспертизалар 98
Спектраль экспертизалар 182
Рентгенология тикшеренүләре 835
Аеруча катлаулы (комиссион) экспертизалар 353