Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе җирлегендә Гипертония авыруы белән пациентлар мәктәбе узды. Очрашу Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идәрәсенең баш штаттан тыш кардиологы, баш табибның медицина хезмәтен күрсәтү буенча урынбасары Изюм Хәмидуллина инициативасы буенча оештырылды. Мәктәп катнашучылары алдында лекция белән табиб-кардиолог Ләйлә Әхмәтҗанова чыгыш ясады. Пациентлар мәктәбе чираттагы тапкыр Түбән Камада яшәүчеләргә үз сәламәлекләрен күзәтеп тору мөһимлеге турында искә төшерде. Кайбер пациентларны кардиологларның тикшерүләренә чакырдылар.