Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7153 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7153 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар,

алардан иҗтимагый урыннарга – 1839 чакыру. 1111 тапкыр медицина хезмәткәрләре бәхетсезлек очракларына чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 54 тапкыр. Әлеге ЮТХдә 54 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгынларга медицина хезмәткәрләре 2 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табиблары 102 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5286 чакыру башкарылды, шул санда көчле миокард инфаркты – 46, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы – 227.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International