«Тигез ярдәм» проекты кысаларында Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә «Тигез остазлык кысаларында авыруның үзконтролен яхшырту өчен шикәр авырулы гаиләләргә ярдәм» дигән волонтерлар өчен укыту тренингы узды. Катнашучылар алдында профессор, Эндокринологиянең милли медицина тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Тамара Кураева чыгыш ясады, ул остазлар өчен шикәр авыруы буенча тест үткәрде. Татарстан Республикасының баш штаттан тыш балалар белгече- эндокринолог Мария Шайдулина балаларда 1 тип шикәр авыруын алып баруның нигезләре турында интерактив формада искә төшерде. Балалар республика клиник хастаханәсенең клиник психологы Лия Бодрова диабет барлыкка килгәндә ата-аналарның еш ясалган хаталары турында сөйләде һәм авырый башлаган балага булышуның төп юнәлешләрен ассызыклады.