Бер ел эчендә татарстанлылар 72 меңнән артык электрон хезмәткә яраксызлык кәгазен алдылар

2018 елның 3 июле, сишәмбе

2017 елның 1 июленнән Россиядә № 86 Федераль закон үз көченә керде, ул электрон хезмәткә яраксызлык кәгазен бирүне регламентлый. Проектны тормышка ашыру башыннан алып, татарстанлылар 72 628 электрон хезмәткә яраксызлык кәгазен алдылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг барышында РФ Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгыйнов сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International