2018 елның 11 июленнән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры вазыйфасына Диләрә Камил кызы Швецова билгеләнде.
1978 елның 9 июнендә туды.
2000 елда «Стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады, 2002 елда «Җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклауны оештыру» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина академиясенең ординатурасын тәмамлады, 2007 елда – «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча ТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте институтын.
Хезмәт эшчәнлеге:
2000-2002 елларда – Казан дәүләт медицина академиясенең җәмәгатьчелек сәламәтлеге, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасының табибы-ординаторы.
2002-2005 елларда – Казан шәһәрендә ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең Мәскәү районының тармак үсеше буенча сәламәтлек саклау бүлеге башлыгының урынбасары.
2005-2006 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының оештыру бүлеге башлыгының урынбасары.
2006-2008 еллар – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсенең әйдәп баручы консультанты.
2008-2018 елларда – «Нефтехимлаб» ААҖ генераль директоры урынбасары
Казан шәһ.Мәскәү районы Администрациясенең, Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең почет грамоталары белән бүләкләнгән.