Казанда шәһәр хастаханәләрендә һәм сырхауханәләрендә табибларның җитешмәүчелеге барлыкка килде. Бүгенгә Татарстан башкаласында барлыгы 152 вакансия ачык. Мәсәлән, Казанның ашыгыч медицина ярдәменә генә дә 42 табиб кирәк. Бүген республика башкаласында гомуми практика табиблары вакансияләре – алты.
Шулай ук шәһәр хастаханәләренә һәм сырхауханәләренә медицина учреждениеләренең җитәкчеләре эшкә сигез анестезиолог-реаниматологны, сигез офтальмологны, биш оториноларингологны һәм биш неврологны көтәләр.
«Татар-Информ» МА материаллары буенча.