Травматизм профилактикасы

2012 елның 24 феврале, җомга

Барыннан да ешрак кинәт шуып китү көчле бәрелүләргә, ә кайвакыт сынуларга да китерә. Яраны, травматолог-ортопедлар фикере буенча, көнкүрештә һәм эштә алырга мөмкин, ләкин шулай да кул сыну бигрәк тә кар эреп беткәнче бөтен травмалар арасында ышанычлы лидер булып тора.

Инстинкт буенча, егылу вакытында, без алга нәкъ менә кулларны чыгарабыз, һәм бөтен бәрелү көче аларга туры килә. Шулай итеп, турайган кулга егылган вакытта кул гына түгел, иңбаш та, терсәк буыны да яраланырга мөмкин. Мондый травмалардан соң, травма көченә, егылу мизгелендә аяк-куллар торышына, егылучының яшенә һәм башка күп шартларга карап, бәрелү, бәйләвечләр (связка) сузылу, сеңерләр өзелү, буын таю яки сыну күзәтелә.

Беренче ярдәмнең никадәр дөрес һәм вакытында күрсәтелүеннән кул-аяк функцияләрен тергезү генә түгел, кешенең алдагы профессиональ эшчәнлеге, ә кайчакта аның тормышы да тора, — ди Россия медицина дипломнан соң белем алу академиясенең травматологияләр кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Николай Шипков.

Бәхеткә каршы, егылу һәрвакытта да сыну белән тәмамланмый, ләкин сыну (мәсәлән, иңбаш очы өске буынының сынуы) булмавы турында белгеч кенә әйтә ала. Хәтта иңбаш буыны һәм иңбаш бәрелсә дә, хәрәкәт иткәндә һәм аны тотып караганда (кайчакта тире астында кан укмашу күренә), кеше бик көчле сызлау сизә. Беренче ярдәм күрсәткәндә, косынка бәйләвече ябып, кулны тулысынча хәрәкәтсез калдырырга кирәк. Сызлауны авыртуны ала торган чаралар ярдәмендә бетерергә яки байтак киметергә мөмкин. Яра урынына бозлы куык яки бик салкын су белән тутырылган “җылыткычны” (грелка) куярга кирәк.

Аеруча киң таралган травмалар — аяк-кул сынулар — егылганда кешенең инстинктив алга кулын чыгаруы һәм тәненең бөтен авырлыгы белән шуның өстенә җимерелеп төшүе аркасында барлыкка киләләр. Аналогик рәвештә уңайсыз чыгарып куелган аяк балтыр тирәсендә сына. Хатыннарда моңа шулай ук биек үкчәле аяк киеме кию сәбәп булып тора. Мондый аяк киемендә таеп китү һәм егылу җиңел. Өлкән кешеләр, скелетның яшь үзенчәлекләре аркасында (нык ватылучанлык, бәйләгечләрнең һәм мускул каркасының аз эластиклыгы), еш кына бик җитди яралар алалар. Алар ешрак умырткалыкны, бот муентыгын сындыралар. Өлкән яшьтә хәтта кечкенә бәрелү дә сыну китереп чыгарырга мөмкин. Очракларның 95 % ында бу хатыннар арасында күренә.

Күп кенә тышкы һәм эчке факторларны үзгәртеп, үзеңне кышкы вакытта барлыкка килә торган травмалардан саклап калырга мөмкин. Һәм безнең беренче төркем сәбәпләрне алмаштырырга еш вакытта көчебездән килмәсә дә, шулай да кайбер эчке факторларны күпчелек потенциаль егылучылар үзгәртә ала. Куркынычсыз кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен һәм башкаларны үтәргә кирәклеген исегезгә төшерәбез.

Ничек «дөрес итеп» егылырга кирәк?

Әгәр егыла башлаганыгызны сизсәгез, чүгәләргә тырышыгыз — шулай иткәндә сезнең егылу биеклеге кечерәячәк. Шуннан тыш, егылу мизгелендә җыелырга кирәк — иягегезне күкрәккә тарттырыгыз, кулларны корсакка таба алыгыз, терсәкләрне тәнгә кысыгыз. Иңбашларны алга чыгарырга тырышыгыз һәм аякларны бергә тотыгыз. Чүгәләү белән бергә, бу - җыелуны бирәчәк тә инде. Дөрес башкару өчен төп шарт— алдан бәрелүдән курыкмаска.

Әгәр таеп китеп, тигезләнешне югалтсагыз, нәрсә генә булса да, турайган кулларыгызга егылмагыз! Җыелырга һәм, бәрелү егылучы гәүдәнең яны өслегенә туры килерлек итеп, читкә борылырга тырышыгыз. Шулай иткәндә, сез умырткалыкны, оча сөяген һәм аяк-кулларны артык авырлык алу куркынычыннан саклыйсыз. Бу алым 50 яшьтән олырак булган кешеләр өчен тәкъдим ителә.

Әгәр аркага егыласыз икән — иякне күкрәккә кысыгыз, ә кулларны мөмкин кадәр киңрәк җәегез. Бу сезне баш сөяге-ми травмаларыннан саклар.

Әгәр тайгак баскычтан егыласыз икән, бит һәм башны саклау бик мөһим: аларны куллар белән капларга тырышыгыз. Егылуны, куллар һәм аякларны җәеп, тоткарларга тырышмагыз— бу сынулар санын арттырачак кына.

Травмаларны ничек булдырмаска?

Травмаларны кисәтүне аларның профилактикасы өлкәсенә кертергә мөмкин. Һәм, һаман да шул һәркайда булучы статистика күрсәткәнчә, бу аларның микъдарын шактый зур дәрәҗәләрдә түбәнәйтә. Кышкы травматизмны кисәтү өчен түбәндәге гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

Тигез табанлы яки түбән квадрат үкчәле аяк киеме кияргә киңәш ителә. Табан шумый торган эре сырлар белән булса, яхшырак.

Бозлавыкта үзенчәлекле итеп йөрергә кирәк— кечкенә чаңгыларда барган кебек, бераз шуыбрак. Мөмкин кадәр әкренрәк барырга кирәк. Боз буйлап махсус шуарга кирәкми — бу табаннарның бозлануын арттыра. Хәтерегездә тотыгыз, адым тизрәк булган саен, егылу куркынычы зуррак була.

Травматизмга аеруча дучар булган өлкән яшьтәге кешеләргә гадәтләнгән аяк киемнәренең табанына махсус «бозлавыкка каршы булган» беркетергә тәкъдим ителә. Аларны туры килүче сәүдә нокталарыннан алырга мөмкин.

Экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә, барлык кирәкле саклаучы аксессуарлардан файдаланырга (терсәк калканнары, тез калканнары, шлемнар һәм башкалар).

Баланы чаңгы, чана шуганда, атта йөргәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә өйрәтү мөһим. Балаларны бөтен кирәкле саклану чаралары белән тәэмин итәргә онытмагыз. Олыларга балага беренче ярдәм күрсәтә белергә кирәк.

Кышкы гына түгел, бар травматизм профилактикасының да төп чаралары булып игътибарлылык һәм саклык торалар. Һәм шуңа күрә, аеруча урамда «плюс» «минуска» алышынган яки киресенчә булган көннәрдә, урамга чыкканда, һәр адымыңны бәяләргә кирәк! Хәтерегездә тотыгыз, кышкы травматизмның иң яхшы профилактикасы— бу саклык һәм алдын-артын уйлап эш итү!

Беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә?

Беренче ярдәмнең асылы травма төреннән тора.

Бәрелү. Бу аеруча еш була торган җәрәхәтләнү, каты җәенке әйберләргә бәрелгәндә барлыкка килә. Гадәттә зур булмаган сызлау бәрелү мизгелендә яки соңрак барлыкка килә. Шешенү чагыштырмача тиз барлыкка килә, ә кан укмашу берничә сәгатьтән соң килеп чыга. Тирән тукымалар җәрәхәтләнгәндә 2–3 көннән килеп чыгарга мөмкин. Бәрелгән аяк-кулның функциясе хәрәкәтләнү чикләнүдә аз бозыла.

Бәрелү вакытында беренче ярдәм кан савуны һәм сызлауларны киметүгә юнәлтелгән. Кысып торучы бәйләвеч салалар һәм бәрелгән урынны суыталар (бозлы куык, салкын компресс, юеш тастымал, салкын металл әйбер). Бәрелгән аяк-кулны тынгылык хәлендә калдыралар (кулны өчпочмаклы яулыкка асып куялар, буынны 8-ле кебек бәйләвеч,шина белән теркиләр). Күгәргән урын тизрәк суырылсын өчен, аны гепароид яки троксевазин белән майлагыз. Бу -сауган канга оешырга бирмәячәк, һәм кан сызлауларсыз һәм бәрелү урынындагы шешенкелекләрсез тиз суырылачак. Тирегә 0,25–0,5 % лы йод растворы белән«челтәрләр» ясау начар булмаган эффект бирә. Гадәттәге
5 % лы йод растворын спирт яки аракы белән сыеклыйлар.

Баш, күкрәк һәм корсак бәрелүләр яшерен җәрәхәтләр барлыкка китерергә мөмкин, шуңа күрә табиб консультациясе мәҗбүри!

Бәрелү урынында барлыкка килгән күгәргән урын артыннан күзәтегез. Әгәр ул вакыт  үтә барган соң төсен кызылдан аксыл шәмәхә, чия кызыл һәм зәңгәр аша саргылт-яшелгә үзгәртә икән, димәк барысы да тәртиптә . Әгәр дә ул тагын да кызара яки шул вакытта шешенү һәм сызлау көчәя икән, бу вакытта үлекләү башланган булырга мөмкин— тоткарлыксыз табибка  мөрәҗәгать итегез.

Буын таюлар (теләсә кайсы буынның составына кергән сөякләрнең башлары күчү) егылу, бәрелү, ә кайчакта җайлы-җайсыз хәрәкәт вакытында булырга мөмкин. Травмалану мизгелендә кискен, аннан соңгы беренче сәгатьләрдә — интенсив сызлау барлыкка килә. Буындагы гадәти хәрәкәтләрне ясау мөмкин булмый. Буын деформацияләнә, аның тышкы кыяфәте сәламәте белән чагыштырганда икенче төрле була.

Беренче ярдәм сызлауларны киметүгә һәм шешенүнең үсешен тоткарлауга юнәлтелгән булырга тиеш. Моның  өчен буынга салкын куялар һәм аяк-кулны теркиләр (кулны өчпочмаклы яулыкка асып куялар, күкрәккә бинтлап куялар; ә аякны йомшак әйберләр белән уратып алалар һәм нинди хәлдә булган, шул хәлдә калдыралар). Аннары газапланучы кешене тизрәк травмпункт яки больницага китерергә кирәк.

Нинди генә очрак булса да, әгәр кирәкле белемнәрегез һәм күнекмәләрегез юк икән буынны үз урынына утыртырга тырышмагыз.

Сөяк сыну дип аның бөтенлегенең көчләп бозылуы атала. Сынулар ябык — тире капламын бозусыз һәм ачык — аларның ертылуы белән булалар. Сыну турында җәрәхәтләнгән аяк-кулны аз гына селкетергә омтылганда да көчәюче үткен сызлау белдерә. Шуның аркасында хәрәкәтләр ясау мөмкин булмый. Күчәре үзгәрү һәм мускуллары кыскару нәтиҗәсендә кул-аякның озынлыгы кечерәя (гадәттә) һәм шул сәбәпле тышкы яктан кул-аяк табигый булмаган формада була. Ачык сынулар вакытында кайвакыт сөяк кисәгенең очы күренеп тора торган яралар һәрвакыт була.

Беренче ярдәм сынган аяк-кулны фиксацияләүдән һәм тынгылыкта калдырудан гыйбарәт. Шинны кул астында булган әйберләрдән— таяклар, такталар, эре ботаклардан корыгыз. Яулык, шарф, каеш ярдәмендә аны ике күрше буынны шин эләктерерлек итеп салыгыз. Мәсәлән, балтыр сөякләре сынган вакытта шинны тез һәм балтыр-табан буыннарын эләктереп салыгыз.

Шулай иткәндә, алар хәрәкәтсез булачак, һәм сөяк сыныклары, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтләп һәм сызлау китереп, күчә алмаячаклар. Бот җәрәхәтләнгәндә шин аеруча зур мәгънәгә ия була. Әгәр якын-тирәдә булачак шинга аз гына булса да охшаган бернәрсә дә юк икән, травмаланган аякны сәламәт аякка бәйләп куегыз (бинтлап куегыз), ә иңбаш сөяге сынган вакытта кулны— гәүдәгә. Шуннан соң гына газапланучыны  машинага күчерергә һәм больницага җибәрергә мөмкин.

Йомгаклап, бөтенебезгә дә шундый ситуацияләргә эләкмәскә теләр идек. Һәм хәтерегездә тотыгыз, сезнең саулыгыгыз, иң әүвәл, сезнең кулларда . Үзегезнең сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

Медицина басмалары материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International