ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков РФдә Һиндстан Илчелегенең вәкилләре белән очрашты

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков РФдә Һиндстан Илчелегенең вәкилләре белән очрашты. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Һиндстан арасында турыдан-туры медицина белән бәйле төрле юнәлешләрдәге тыгыз хезмәттәшлек бара. Россия-һиндстан мөнәсәбәтләре фармация, иң яңа медицина технологияләре, медицина туризмы, шулай ук кадрлар хәзерләү өлкәсендә үсеш алалар. Министр ассызыклаганча, Татарстанның сәламәтлек саклавы медицина үзәкләренең, фармацевтика кластерларының төзелеше буенча үзара хезмәттәшлеккә әзер һәм ачык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International