Татарстанның сәламәтлек саклау ветераннары медицина университеты клиникасының хирургия корпусына килеп киттеләр. Ветераннар берләшмәсе белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков очрашты. Баш табиб Ильнур Шәрәфетдинов кунаклар өчен бүлекләр буенча экскурсия уздырды һәм пациентлар белән элшәү вакытында кулланылган хәзерге заман технологияләр турында сөйләде.
1937 елда төзелгән хастаханәнең тарихи бинасында 2017 елда капиталь ремонт тәмамланды. Үзгәртеп корганчы биредә 5-нче номерлы Шәһәр хастаханәсе урнашкан иде. Клиника эшләгән еллар эчендә Казан медицина мәктәбенең һөнәри традицияләре оештырылган һәм онкология, хирургия, травматология, гинекология һәм урология өлкәсендә зур фәнни-гамәли тәҗрибә тупланган данлыклы, авыр юл узды. Төрле елларда 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә күренекле белгечләр эшләде: В. П. Крупин, Ю. А. Ратнер, М. З. Сигал һәм башкалар.