Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы чит ил студентларының берсендә үпкә туберкулезының ябык формасын ачыклау турында хәбәр итә.
Пациент 2018 елның җәендә Мәскәү шәһәрендә рус телен өйрәнү вакытында медикларның игътибары астына эләкте. Ул вакытта уңай нәтиҗә күрсәткән специфик булмаган дәвалау үткәрелде. Пациентка вакытлыча теркәү урыны буенча фтизиатр күзәтүе киңәш ителде, аның турында мәгълүмат медицина учреждениеләренә билгеләнгән тәртиптә тапшырылды.
Казан ЮУЙына укырга кергәч, студент медицина ярдәменә каршы торды, медицина карап тикшерүеннән баш тартты. Каты ютәл барлыкка килгәннән соң гына медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итте.
Студентка кирәкле карап тикшерү үткәрелде, үпкә туберкулезы ачыкланды. Какырыкны тикшерү үткәргәннән соң бактериянең бүленеп чыгуы ачкланмады, бу исә авыруны карап тикшерү вакытына авыручының тирә-юньдәгеләр өчен йогышлы булмавы турында сөйли.