Михаил Рафаил улы Рокицкий вафат булды

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 26 ноябрендә Казан балалар хирургиясе мәктәбенә нигез салучы хөрмәтле Укытучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, профессор Михаил Рафаил улы Рокицкий вафат булды.

Михаил Рафаил улы –  м.ф.д., профессор, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, РТФА (Россия табигый фәннәр академиясе) академигы, 1967 елдан башлап 2000 елга кадәр Казан ДМУның балалар хирургиясе кафедрасы мөдире, Дәүләт Думасының 3 һәм 4 чакырылышы депутаты (1999 - 2007).

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Михаил Рафаил улы гаиләсенең һәм дусларының кайгыларын уртаклашалар.

Граждан панихидасы 2018 елның 28 ноябрендә 10:30 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Бутлеров ур., 49 йорт, Казан ДМУ, ГУК, 1 кат. Җирләү Арча зиратында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International