Бөгелмә шәһәрендә ис газы белән агулану факты буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә: 20 гыйнварның иртәнге сәгать 7.00гә 1978нче елгы ир кешенең хәле стабиль, уртача авырлыктагы, уңай динамика белән бәяләнә, ул аңына килде. 2001 елгы яшүсмернең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, ул табиблар күзәтүе астында тора. Санитар авиация линиясе буенча Бөгелмә ҮРХнә Казан шәһ. 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең Кискен агуланулар үзәге – ТР ССМ баш штаттан тыш белгече А.Р. Насибуллина тарафыннан консультация бирелде.