КФУның Университет клиникасы Сәламәтлек мәктәбен ача

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 24 гыйнварында Казан федераль университеты һәм КФУның Университет клиникасы Сәламәтлек мәктәбен башлап җибәрәләр.

Кичә дәвамында КФУ клиникасының практика табиблары, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары медицина темаларына лекцияләр белән чыгыш ясаячаклар. Алар иң киң таралган авыруларны дәвалауның заманча ысуллары, озын гомерлелек серләре турында сөйләячәкләр, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәкләр. Лекцияләр темалары арасында -  «Гастрит турында мифлар һәм дөреслек», «Сездә бөер проблемасы булуын ничек белергә?», «Шикәр диабетының беренче билгеләре» һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International