Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» республика конкурсына йомгаклар ясадылар. Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүләкләү церемониясен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков ачты.
Татарстанның номинантларын һәм медицина җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова котлады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул медик һөнәре – дөньяда иң катлаулысы, дип билгеләде.
«Ел табибы» номинациясендә җиңүчене Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов атады. Ул – КДМА неврология һәм реабилитация кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының Атказанган табибы Энвер Ибраһим улы Богданов булды.
Татарстан Президенты кулыннан Махсус приз – Лада гранта автомобилен Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең Зәңгәркүл ФАП фельдшеры Зөлфия Наил кызы Шакирова алды.