«Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» Республика конкурсы церемониясенең трансляциясе ТНВ телеканалында 16 июньдә 13: 30 сәгатьтә булачак.
Исегезгә төшерәбез, 14 июньдә Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» республика конкурсына йомгаклар ясадылар. Тантаналы церемониядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Быел әлеге чара уникенче тапкыр узды.