Татарстанның сәламәтлек саклау министрының Медицина хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 16 июне, якшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар!

Гадәттәгечә, июньнең өченче якшәмбесендә без төп һөнәри бәйрәмебез – Медицина хезмәткәрләре көнен билгелибез. Чын күңелдән үз язмышларын авыр, әмма затлы медицина һөнәре белән бәйләүчеләрне котлыйм.

Табиб һөнәре тулысынча кешеләргә хезмәт итүгә багышлана. Медицина персоналы кешегә бирелгән иң зур кыйммәтләрне – тормыш һәм сәламәтлекне үз-үзен аямыйча саклый. Һәм бүген Татарстанның медицина оешмаларының күп хезмәткәрләре бу бәйрәмне эш урынларында – хастаханәләрдә, госпитальләрдә, «ашыгыч ярдәм» станцияләрендә билгеләп үтәчәкләр. Һәм бу медик һөнәренең спецификасы –терелүгә, аңлауга һәм катнашуга өмет белән кеше аның янына бара.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, оптимизм, гаиләләрегезгә җылылык һәм бәхет телим!

 

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры

Марат САДЫКОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International