Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7656 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1214 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 976 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 50 тапкыр. Бу ЮТҺдә 54 кеше зыян күрде, 38 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 23 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 59 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5349 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 58, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 175.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 9га кимеде (авырулар исәбенә). ЮТҺ буенча мөрәҗәгатьләр саны 8гә, янгыннар 3кә артты. Көчле миокард инфаркты диагнозы белән мөрәҗәгать итүләр саны 8гә кимеде, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы 14кә кимеде, бала табулар 15гә җәмәгать урыннарына чакырулар саны 171 гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.