18 июньдә 14: 00 сәгатьтә БРКХнең Консультатив сырхауханәсендә барлык теләүчеләр өчен «Җаваплы ата-ананың мәктәбендә» дәрес узачак. Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш балалар кардиологы Ирина Горюнова җитәкчелегендә йөрәк һәм (яки) эре кан тамырлары структурасында тумыштан булган дефект темасына сөйләшү булачак.
Исегезгә төшерәбез, клиниканың әлеге профилактик инициативасы системалы характерда. Авыз куышлыгы гигиенасы һәм иртә яшьтәге балаларда сөйләм формалаштыруның төп закончалыклары кебек темаларны тәҗрибәле белгечләр каплап алганнар инде.