ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Аксубай район үзәк хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы вазыйфасына Ислямов Марсель Ирек улы билгеләнде.
1967 елның 17 маенда туган.
1993 елда «Стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. КДМАдә «Гомуми табиб практикасы», «Анестезиология һәм реаниматология», «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» белгечлекләре буенча квалификация арттыруны узган.
1993-1994 елларда – Чистай стоматология сырхауханәсенең табиб-интерны,
1994-1995 елларда – «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең табиб-стоматолог-терапевты,
1995-2008 елларда – «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары,
1997-2019 елларда – «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең табиб-анестезиолог-реаниматологы,
2008-2019 елларда – «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең гомуми практика табибы, шул ук вакытта медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары вазыйфасында.