Пенсия фондына килеп, 2020 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңадан кайтару турында гариза бирү өчен льготалы категория гражданнарының ике айдан аз гына артыграк (2019 елның 1 октябренә кадәр) вакыты бар әле. Исегезгә төшерәбез, ел дәвамында мондый хокукны кире кайтару мөмкинлеге законнарда каралмаган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан льготникларына социаль җыелмадан баш тартмаска киңәш итә. Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы (КДЧТ – кирәкле дару чаралары белән тәэминат) федераль бюджет акчалары хисабына 2005 елдан бирле тормышка ашырыла.