Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6873 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6873 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1366 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 997 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 53 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 57 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 30 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 11 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 77 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5181 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 47, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 150.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 153кә кимеде (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 15кә, янгыннар буенча – 6га кимеде. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә, инсультлар буенча – 1гә, бала табулар буенча – 2гә артты.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 230га кимеде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International