«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» дигән Республика конкурсы игълан ителде

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы массакүләм мәгълүмат чараларының вәкилләре арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» темасына республика конкурсын игълан итә.

Конкурс Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру чараларына ММЧ аша җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә. Конкурста катнашуга федераль, республика һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылалар.

Конкурска Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру чараларын яктырту буенча эшләр (мәкаләләр, очерклар, теле- һәм радиорепортажлар, теле- һәм радиотапшырулар серияләре) тәкъдим ителәләр.

Катнашу һәм конкурс эшләре өчен гаризалар 2019 елның 1 декабренә кадәр (аны да кертеп) е-mail: Press.mz@tatar.ru буенча кабул ителә: («ММЧ конкурсы» билгесе белән).

ММЧ өчен өстәмә мәгълүмат: 8(843) 231-79-83 телефоны буенча, ТР ССМ матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International