Казанда инсультологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

31 октябрьдә Казанда «Инсультологиянең көнүзәк мәсьәләләре»дигән халыкара катнашуы белән Идел буе фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә туры китерелгән. Конференцияне оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Баш кан тамырлары үзәге. Әйдәп баручы халыкара һәм россия белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International