«Демография» милли проекты кысаларында «Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту» региональ проектын гамәлгә ашыру барышында Казан шәһ. 16нчы номерлы ШКХнең бала табу йортында күкрәк сөте белән имезүне пропагандалау буенча хатын-кызлар белән эшне оештыру темасына белгечләр өчен түгәрәк өстәл узды. Сүз табибның бурычлары турында барды: йөкле хатын-кызларга һәм имезүче аналарга күкрәк сөте белән ашатуның өстенлекләрен ничек җиткерергә, яшь әниләрне күкрәк сөте белән тукландыруга нинди дәлилләр белән инандырырга һәм ул күнекмәләргә ничек өйрәтергә. Түгәрәк өстәлдә спикер булып КДМУның госпиталь педиатриясе кафедрасының ассистенты, м.ф.к. РКХнең табиб-неонатологы Жданова Светлана Игоревна чыгыш ясады.
1 августтан башлап 7 августка кадәр Бөтендөнья күкрәк сөте белән тукландыру атнасы уза. Аның максаты – күкрәк белән имезүнең ананың һәм баланың сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итүенә тагын бер кат игътибар итү. Бөтен дөньяда ул күкрәк балаларының гомерен саклап калуда һәм сәламәтлеген ныгытуда мөһим факторларның берсе дип танылды.