ТР Министрлар Кабинетында ТР МК каршындагы белән көрәш буенча ведомствоара комиссия (ТР МК каршындагы ВК) утырышы булды. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР МК каршындагы ВК рәисе Ләйлә Фазлыева уздырды.
ТР Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова «2018 ел эчендә һәм агымдагы елда Чистай муниципаль районы территориясендә ВИЧ-йогышы таралуга каршы тору чаралары турында» дигән доклад белән чыгыш ясады.
«Урыссу үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы Светлана Шакирова Ютазы муниципаль районы территориясендә ВИЧ-йогышын профилактикалауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру турында сөйләде.
«Мөслим үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы Рамил Морзаханов Мөслим муниципаль районы территориясендә халыкның төп төркемнәре арасында ВИЧ-йогышын таратуга каршы тору чаралары турында сөйләде.