РКХдә церебраль артерияләрнең аневризматик авыруын дәвалау буенча мастер-класс узды

2019 елның 2 августы, җомга

Церебраль артерияләрнең аневризматик авыруын аз инвазив дәвалау турында бүген РКХдә сөйләделәр. Клиникада церебраль артерияләрнең аневризматик авыруын дәвалауның уникаль технологияләрен кертү буенча мастер-класс узды.

Табиблар сүзләренә караганда, әлеге методика геморрагик инсультлар үсешен булдырмаска мөмкинлек бирә. Мастер-класс Алмазов исемендәге ФМТҮ ФДБОның (Санкт-Петербург шәһ.) 3 нейрохирургия бүлеге мөдире, м.ф. к. Андрей Петров һәм РКХнең диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлегенең ангиография кабинеты мөдире, м. ф. к. Андрей Терегулов җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International