Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 6819 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1148 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына медиклар 894 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 51 тапкыр. Бу ЮТҺдә 47 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 20 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 18 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 80 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5271 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 53, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 191.