Апас ҮРХ сырхауханәсендә гериатрия кабинеты эшли. Табиб-гериатр Фирдүс Сәлахов һәм шәфкать туташы Эльвира Кәлимуллина пациентларны кабул итәләр.
Кабинет «Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләп чыгару һәм тормышка ашыру» региональ проекты чараларын, «Демография» милли проектын тормышка ашыру һәм «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү чикләрендә ачылды.