ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов озатуында Балалар Республика клиник хастаханәсенә эш визиты белән Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Иванов җитәкчелегендә Башкортостан делегациясе килеп китте.
Баш табиб Айрат Зиатдинов җитәкчелегендә клиниканың администрациясе кунакларны оешманың структур бүлекчәләре белән таныштырды.
Кунаклар шулай ук «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез кунакханәсенә һәм БРКХ җирлегендә урнашкан КДМУ госпиталь педиатриясе кафедрасына килеп киттеләр.
Кунаклар клиниканың эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләделәр.