«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте җирлегендә сакраль нейромодуляция буенча белем бирү курсы узды.
Операция башланыр алдыннан тәҗрибәле оператор уролог, Россия фәнни-медицина геронтология үзәгенең урология бүлеге мөдире һәм Пирогов исемендәге РФТМУ кафедрасы профессоры Григорий Кривобородов (Мәскәү шәһәре) һәм медсанчасть урология бүлегенең табибы-урологы Руслан Дәүләтов катнашуларында пресс-конференция булды.