Казанда Россиянең әйдәүче хирурглары һәм эндокринологлары җыелдылар

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Хирургия эндокринологиясенеңзаманча аспектлары» XX Россия симпозиумының ачылу тантанасы булды.

Үзендә шундый күренекле форум үткәрергә Казанга икенче тапкыр ышанып тапшырылды. Чарада Россия Федерациясенең күп шәһәрләреннән: Барнаулдан, Белгородтан, Благовещенсктан, Воронеждан, Ижевсктан, Иркутсктан, Кемероводан, Краснодардан, Мәскәүдән һ.б. - танылган табиблар һәм галимнәркатнаша.

Симпозиум программасына мөһим сораулар рәте кертелгән:

·           Хирургия эндокринологиясендә диагностикалау һәм дәвалауныңяңа медицина технологияләре.

·           Калкансыман биз һәм калкансыман биз алдындагы бизләрхирургиясе.

·           Бугаз бизләре хирургиясе.
·           Бөер өсте бизләрехирургиясе.

·           Нейроэндокрин шешләр хирургиясе.

·           Метаболик хирургия.

·           Шикәр диабеты вакытындахирургия тоткарлыклары.

·           Хиазмаль-селляр өлкә шешләрехирургиясе.

Симпозиум эше чараның рәсми сайтында бастырылган программа белән килешеп планлаштырыла http://endocrin2012.ru/expo.html.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International