Сәламәтлек саклау министры Азино микрорайонында Бигичев урамы буендагы туктатылган Балалар хастаханәсе төзү вакытын тизләтергә кушты

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов кайбер төзү объектларына, булачак медицина оешмаларына килде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Азино микрорайонындаБигичев урамы буендагы Балалар хастаханәсе төзелеш мәйданында булды. Бу оешма Азино микрорайоның барлык балаларына хезмәт күрсәтәчәкһәм сменага 280 килүгә каралган. Аннан тышмонда тәүлек буе эшли торган балалар җәрәхәтләрпункты булачак. Сәламәтлек саклау министры шушы объектта төзүчеләр һәм барлык кызыксынучы шәхесләр белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышындахастаханә төзү планы һәм вакытлары соравы каралды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Фәррахов төзү вакытынтизләтергә кушты. Чамалап әйткәндә, бу хастаханә кечкенә пациентларныкиләсе елның августында  кабул итә алачак.

Х.Бигичев урамы буендагы балалар хастаханәсен төзүгә хәзерләнү 2007 елның октябрендә башланды. Бүген монолит каркас (техник кат белән бергә 4 кат), монолит стеналар, колонналар, лифт шахталары, баскычлар, түшәмәләр һәм каплаулар күтәрелгән. Төзү 2009 елда туктатылган иде  һәм бүгенге вакытта яңадан яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International