Перинаталь үзәге белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә Балалар республика клиник хастаханәсеннән кураторлар килеп киттеләр.
Эш визиты барышында Әлмәт муниципаль районының сырхауханә хезмәтенең кураторы, табиб-пульмонолог Пятеркина О.Г. һәм табиб-гастроэнтеролог Гайбарян Н.Г. районда амбулатор-сырхауханә ярдәменең торышына мониторинг уздырдылар. Кунаклар табиблар-белгечләрнең кадрлар составы белән таныштылар, эш структурасын, исәп-хисап документациясен һәм авыруларның амбулатор карталарын өйрәнделәр, пациентларны кабул итү шартларын һәм дәвалау-диагностика җайланмалары һәм материаллар белән җиһазландырылуны карадылар. Шуннан башка, БРКХ табиблары пациентларны кабул итүне оештырдылар һәм консультацияләр үткәрделәр.
Визит нәтиҗәләре буенча табиблар-кураторлар Әлмәт муниципаль районының балалар халкына амбулатор-сырхауханә ярдәменең торышы турында, аны камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән мәгълүмати-аналитик белешмә төзеделәр.