ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, «Диабетны җиңәбез» дигән Халыкара хәйрия фонды президенты Лилия Әмирҗанова Республика клиник хастаханәсенең терапия хезмәте коллективы белән очрашты һәм шикәрле диабетны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча кайбер чараларны уздыруга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Республика районнарында чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм иткән, күп кенә авырулар проблемаларын хәл итүнең төп юнәлеше булып профилактика торуын аңлаган өчен РКХ баш табибы урынбасары Рәисә Петровна Гусляковага аерым рәхмәт белдерделәр.