Иммунитет – ул организм сакчысы да, авыруларга каршы көрәштә кешенең коралы да. Иммунитетлы система башта чит күзәнәкләрне (инфекцияләрне, вирусларны) зарарсызландыра, ә аннары аларны җимерә. Иммунитетлы система, кешедәге бөтенесе кебек үк, катлаулы һәм күп күренешле.
Иммунитетның көче, гомумән алгандагы безнең хәл-әхвәлебез кебек үк, 50% ка без сайлаган тормыш рәвешенә бәйле. Иммунитетны төп җимерүчеләр арасында белгечләр еш стресслар, дөрес тукланмау, даими ял итмәү, кояшта озак тору, артык зур физик йөкләнешләр һәм, киресенчә, утыра торган яшәү рәвеше, һәм, әлбәттә, зарарлы гадәтләр - тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар дип атыйлар.