Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7058 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7058 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1257 чакыру. Бәхетсезлек очракларына табиблар 911 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 36 тапкыр чыктылар. Бу ЮТҺдә 47 кеше зыян күрде, 3 кеше һәлак булды, 23 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 10 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 106 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5424 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 70, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 181.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 239га артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 17гә, бала табулар буенча – 26га артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча –15кә, янгыннар буенча – 8гә, инсультлар буенча – 10га кимеде.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 109га артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International