«Хатын-кыз сәламәтлеген саклыйк» акциясе Казанның 18нче номерлы ШХдә узачак

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

17 августта Казанның 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе беркетелгән халык өчен «Хатын-кызның сәламәтлеген саклыйк» дигән акция уздырачак. 8: 00 башлап 13: 00 кадәр сырхауханәнең хатын-кызлар консультациясендә акциядә катнашучылар профилактик тикшерүне уза алалар, анда анкеталаштыру, цитологик скрининг белән акушер-гинеколог консультациясе, терапевтның карап тикшерүе, ЭКГ, канның гомуми анализы, холестерин, глюкоза анализлары, кече оча органнарының УЗИ кертелгән.

Диспансерлаштыру кысаларында өлкән халыкны профессиональ тикшерү узачак. 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә беркетелгән барлык хатын-кызлар чакырыла.

Үзең белән алырга:

▪ паспорт,
▪ медицина полисы,
▪ СНИЛС.
Үткәрү урыны: Казанның 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең хатын-кызлар консультациясе (Мәүлетов ур., 17а).

Сезне 17 август көнне 8: 00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International